Җиде энҗе бөртеге
Бервакыт аерылмас дуслар Зөләйха белән Роман
музейга кереп чыгарга булдылар. «Әйдә, Йорт иясе
белән күрешеп чыгыйк әле, – дип тәкъдим итте Роман
үзенең дустына. – Ничек яшәп ята икән ул анда?» Бер дә
гаҗәпләнмәгез, безнең геройларыбыз чып-чын Йорт иясе
белән дус. Бервакыт Йорт иясе аларга буталчык тарихи
маҗаралар вакытында булышкан иде. Хәзер ул музейда
борынгы хәзинәләрне саклаучы булып эшли.
Йорт иясе дусларын музейга кергәндә үк шатланып
каршы алды: «Миңа бик мөһим эш тапшырдылар: безнең
халыкка хас сыйфатларны күрсәтә торган җиде символ
табарга кирәк. Мин тәмам буталып беттем, сезнең ярдәмнән
башка булмый монда!» – дип, дусларыннан булышуларын
үтенде ул.