Минем Казаным
Казанга 1000 елдан артык икəнен син белəсеңме? Казан Кремле – шəһəрнең үзəге. Аның ак диварлары артында Татарстан Президенты резиденциясе, Сөембикə манарасы, Благовещение соборы, Кол Шəриф мəчете, берничə музей һəм башка истəлекле урыннар бар. Казан Кремленə ел саен дөньяның төрле почмакларыннан меңəрлəгəн турист килə.