Витаминлы аш

Витаминлы аш

Мәктәптән кайтып керүгә:— Нәрсә пешердең, дәү әни? Өйгә тәмле ис чыккан, — диде Тәнзилә.— Витаминлы аш пешердем, кызым. Яз көне витаминнар җитми безгә, — диде дәү әнисе Сәхипкамал әби.— Витаминны кайдан алдың соң? Даруханәгә бармагансыңдыр ич?— Бакча рәшәткәсе буенда мине үзе көтеп торган.
— Кызык, мин аны даруханәдә генә була дип уйлаган идем.
Тәнзилә кулын тиз генә сабынлап юды да өстәл янына килеп утырды. Дәү әнисе тәлинкәгә аш салып бирде. Аңа бер кашык каймак өстәп болгатты да:
— Йә, ашап кара инде, — диде.
Тәнзилә тәлинкәне бик тиз ялт иттерде:
— Рәхмәт, дәү әни, тәмле аш пешергәнсең. Тагын пешер, яме.
— Пешерермен, кызым, пешерермен. Кычыткан җитәрлек, — диде Сәхипкамал әби, кет-кет көлеп.
Тәнзилә шаккатты:
— Кычыткан чага бит ул! Ә мин сизмәдем дә.
— Пешергәч юашлана ул шулай.
Сәхипкамал әби андый витаминлы ашларны кузгалак, сәрдә, балтырган кебек үләннәрдән дә пешерде. Тузганак яфрагыннан салат та ясаштыргалады. Тәнзилә аларның һәркайсын бик яратып ашады. Тузганак тамырыннан әзерләнгән төнәтмәне дә мактый-мактый эчте. Сөтле кофе дип уйлады. Сулышы кысыла башласа, дәү әнисе шуны гына эчә.
Менә ямьле җәй дә җитте. Су буйлары, болыннар шау чәчәккә төренде. Дәү әнисе кебек, Тәнзилә дә аларны бик ярата. Шулай беркөнне йөгереп кайтып керде дә:
— Дәү әни, хуш исле ромашка да чәчәк аткан! Инешкә төшә торган сукмак буенда бик күп икән ул, — диде.
— Алайса, аны да җыяр вакыт җиткән, — диде Сәхипкамал әби. — Әйдә, мал-туар таптаганчы җыеп керик, кызым.
Алар бер кулларына кайчы, икенче кулларына кәрзин күтәреп чыктылар да ромашка чәчәкләрен кисә башладылар. Ул арада Тәнзиләнең иптәш кызлары да килеп җитте. Әй китте эш, китте кызып, кызларның куллары кулга йокмый. Һәркемнең күбрәк җыясы, күршесеннән уздырасы килә. Тырышлык бушка китәме соң! Төш җиткәндә, барысының да кәрзиннәре хуш исле ромашка чәчәкләре белән тулган иде инде.
Сәхипкамал әби икенче көнне Тәнзиләне елга буена алып төште. Яр буендагы дымлы урыннарны эт тигәнәге үләне каплап алган иде. Чәчәккә бөреләнгән генә вакытлары. Аларның очларын нәкъ шундый чакта җыярга кирәк.
Дымлы урыннарда песи үләне дә шактый күп иде. Әмма
Сәхипкамал әби аларга кагылмады.
— Орлыклары өлгереп коелсын әле, — диде. — Тамырларын көз көне казып алырбыз. Йөрәк авыртканда эчә торган валериан тамчыларын шулардан ясыйлар инде.
— Аны ни өчен песи үләне диләр соң?
— Тамырын песиләр яратканга.
Эт тигәнәге белән тулган кәрзиннәрен күтәреп кайтырга гына чыкканнар иде, Тәнзилә тышкы күренеше белән курайга охшаган үсемлек күреп алды.
— Дәү әни, әнә балтырган да бар икән монда.
— Без аш пешерә торган балтырган түгел ул, кызым, су балтырганы. Аның агуы шулкадәр зәһәр, хәтта кешене дә үтерә, — диде Сәхипкамал әби. — Исеңдә тот: әнә вак кына ак чәчәкләре бергә җыелып, зонт сыман булып тора. Яфраклары саплы, өч-дүрт өлешкә телгәләнгән. Әгәр аны, уч төбенә салып, бармак белән изсәң, тәмсез ис чыга.
Чүплектә үскән миңгерәткеч белән тилебәрән орлыгын күргәч, оныгын тагын кисәтте Сәхипкамал әби:
— Бу үләннәрнең дә тартмачыктагы орлыклары бик агулы.
Мәк дип, аларны ашаган кайбер балаларның үлү очраклары да бар.
Ә менә шунда ук үскән сукыр кычыткан чәчәкләрен күпләп җыйдылар алар. Бу чәчәктән аптекада йөрәк даруы ясыйлар. Сәхипкамал әби исә аннан төнәтмә әзерли.
Тәнзилә дәү әнисе белән урманда да еш була. Алар анда җиләк тә, көрән мәтрүшкә дә җыялар. Аны да кайчы белән генә кисеп алалар. Иң зурларын орлыкка калдыралар.
Шулай бервакыт Тәнзилә, кечкенә генә куак күреп, кинәт туктап калды. Аның кып-кызыл җиләкләре сабак буйлап тезелеп төшкән иде. Берсен алып кабыйм гына дигәндә, бәхетенә, дәү әнисе күреп алды:
— Чү, нишлисең, кызым?! Бүре җиләге бит ул. Аның хәтта кабыгы да агулы.
— Ә монысы нинди җиләк? — диде Тәнзилә. — Дүрт яфрак уртасыннан үсеп чыккан сабак очында кара җимеше дә бар. Кош күзе сыман ялтырап тора.
— Шуңа күрә дә карга күзе дип атала. Ул да бик агулы.