Безнең дусларыбыз
duslarybyz.mp3
— Яле, безгә әйтеп карагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.—
Зур мыеклы үзе,
Аннан курка күсе!
— Ул бит песи, ул бит песи!
Мияу! — ди, —
Курыкмагыз, мин һәрвакыт
Уяу, — ди.
— Яле, тагын әйтеп карагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.
— Койрык болгый үзе,
Ялт-йолт итә күзе.
— Ул бит маэмай, ул бит маэмай:
Һау-һау! — ди, —
Минем эшем — сезнең өйне
Саклау, — ди.
— Яле, тагын әйтеп карагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.
— Чип-чип-чип! — ди алар,
Кортлар чүпли алар.
— Ул чебиләр, ул чебиләр чүплиләр:
Сезгә файда китерәбез күп,диләр.
— Тагын, тагын әйтепкарагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.
— Башындагы бүрек
Кып-кызыл ут кебек.
— Ул бит әтәч, ул бит әтәч:
Кикрикүк!
Безне йокыдан уята
бик иртүк! Безнең әле дусларыбыз
бик-бик күп!
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.—
Зур мыеклы үзе,
Аннан курка күсе!
— Ул бит песи, ул бит песи!
Мияу! — ди, —
Курыкмагыз, мин һәрвакыт
Уяу, — ди.
— Яле, тагын әйтеп карагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.
— Койрык болгый үзе,
Ялт-йолт итә күзе.
— Ул бит маэмай, ул бит маэмай:
Һау-һау! — ди, —
Минем эшем — сезнең өйне
Саклау, — ди.
— Яле, тагын әйтеп карагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.
— Чип-чип-чип! — ди алар,
Кортлар чүпли алар.
— Ул чебиләр, ул чебиләр чүплиләр:
Сезгә файда китерәбез күп,диләр.
— Тагын, тагын әйтепкарагыз,
Нәрсә икәнен хәзер табабыз.
— Башындагы бүрек
Кып-кызыл ут кебек.
— Ул бит әтәч, ул бит әтәч:
Кикрикүк!
Безне йокыдан уята
бик иртүк! Безнең әле дусларыбыз
бик-бик күп!