Карга белән Шөпшә
bel-n-sh-psh.mp3
Җәй көзгә авышып, кырлардагы чәчәкләр инде коела башлагач, Шөпшә, ашарына баллы ризык эзләп, авыл якларына таба юл тотты. Шулчак аның борынына әллә каян бал исе килеп бәрелгәндәй булды. Караса, юл читендә шар кебек бер нәрсә ята. Бал исе шуннан килә түгелме соң? Тукта, татып карыйм әле дип уйлап алды Шөпшә тиз генә. Тик нәрсә соң бу, ашарга ярыймы икән үзен? Шөпшә шулай икеләнеп торганарада, шар янына бер Карга килеп кунды.– Кар! –диде ул һәм яшел шарны чукып та алды.
– Быз-з! Мин таптым аны, тимә, минеке ул, – диде Шөпшә һәм, ачуы чыгып, Карга өстенә уктай атылды. Әмма, борыны Карга чукыган урындагы баллы суга тиеп киткәч, ачуы басылды.
Шөпшәне күргәч, «кар-р» диде Карга һәм икенче урыннан чукый башлады.
– Быз-з, – диде Шөпшә һәм яңа чукылган урынга килеп кунды да тәмле суны йотлыгып суырырга тотынды. Нәрсә ашыйлар, үзләре дә белмиләр. Тирә-якта аларның шат авазлары гына яңгырап тора:
– Кар! Быз! Кар! Быз-з-з! Кар-быз!