Басмада

Басмада

untitled.mp3
Тәлгать басмага басып
Сикерә дә сикерә.
Чирәмлектә уйнаган
Бәкердән үзе көлә:
– Бәкер, Бәкер, мине күр,
Курыкмасаң, син дә кер!
Менә дигән таган бу!
Икебезгә таман бу!
Бәкер әйтә:
– Юк, кермим,
Мин әнкәйгә сүз бирдем.
Тәлгать үрти:
– Куркак син,
Куян кебек өркәк син!
Ә мин курыкмыйм судан,
Үскәч капитан булам.
Шул да булдымы гадәт
–Мактана торгач, Тәлгать
Таеп китте тактадан,
Барып төште басмадан.
Батып үлә дигәндә,
Әйтәлмичә дә сүзен,
Бәкер кереп тиз генә
Коткарып калды үзен.