Төнге әкият

Төнге әкият

kijat.mp3
Карурманда бер йорт бар,
Колаклары – әрекмән...
Яши анда бер Карчык,
Белмәгәне юк икән!
Өе тулы сер аның:
Кем елаган, кем көлгән,
Кем адашкан урманда,
Кайда яфрак селкенгән...
Аш пешерә, чәй куя,
Түрдә Шүрәле ята.
Кичен бии башлыйлар,
Аш һәм ботка ашыйлар,
Шүрәле казан асты,
Кунак килеп чыкмасмы? –
Су анасы, Йорт иясе
Ярата идән астын.
Учак ягып гөрлиләр,
Утырмага йөрмиләр.
Дуслары күп урманда,
Куян, кош-корт бар анда.
Бик ямансу чакларда
Бара алар – уты сүнгән,
Балалар йокыга түнгән
Тәрәз төбен сакларга.
Шык-шык тәрәз чиртәләр,
Аннан кайтып китәләр...
Әби белән карт шүрәле
Ялгыз гомер итәләр.
Карурманда бер йорт бар,
Колаклары әрекмән.
Явыз карчык һәм Шүрәле
Шул йортта яши икән...