Чишмә

Чишмә

untitled.mp3
Аны ачкан кеше дөньяда юк инде. Ә ул менә тау астында инде ничә гасыр челтер-челтер ага бирә. Иртән аның суларында әрәмәлектә оя корган сайрар кошлар су коена, күбәләкләр, бал кортлары сусауларын баса. Чишмәне барысы да ярата, үз итә.
Тик кешеләр генә аңа карата мәрхәмәтсез була башладылар. Чишмә ярында учак ягып ял иткәч, алар чүп-чарны шунда ук ташлап калдыралар. Хәтта гомер-гомергә изге саналган су юлын да, көтүдән таптатып, баткаклыкка әйләндерделәр. Әгәр болай дәвам итсә, сайрар кошлар да урманга китәр. Юк, моңа юл куярга ярамый. Кешеләрнең үзләре белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки, оялырлар, иманга килерләр. Шулай дип фикер йөртә Чишмә. Беренче булып Чишмә буена карт бабай төште. — Йә Аллам, нишләттеләр сине? — диде ул, Чишмәне күргәч.
.— Көчемдә вакытта мин сине карап, чистартып тордым. Их, яшьрәк чагым булса... Болай интектерер идемме соң мин сине?! Гаепле мин синең алда, изге Чишмә. Балаларымны игелекле, иманлы итеп тәрбияли алмадым... Шулай да мин улларым белән сөйләшеп карыйм әле. Карт, авырлык белән генә торып, өенә юл тотты. Кичен механизатор улы эштән кайткач, Чишмә хакында сүз кузгатты. Тик ул елмаеп кына куйды.
— Әй әти, Чишмә кайгысымы соң башта?.. Үзең беләсең бит: көндез вакыт эштә уза. Ә иртә-кичен малларны карыйсы бар. Шәһәрдә яшәүче уллары белән сөйләшү дә нәтиҗә бирмәде. Берсе ялын дача төзеп, ә икенчесе, акча җитмәгәнгә, төшемле эштә эшләп уздырырга уйлый икән. Имеш, аның хәлен белергә дә юк вакытны бар итеп кайтканнар. Аптырагач, бабай оныгы белән сөйләшеп карарга булды. Бәхеткә, Инсаф аны аңлады. Күрәсең, бала вакыттан догалар өйрәтеп, игелеккә өндәп үстерү файдасыз калмагандыр.Икенче көнне иртән Инсаф, көрәк тотып, чишмә буена төште. Барлык чүп-чарны җыеп, җиргә күмде. Чишмә юлын чистартып тирәнәйтте.Икенче көнне иртән Инсаф, көрәк тотып, чишмә буена төште. Барлык чүп-чарны җыеп, җиргә күмде. Чишмә юлын чистартып тирәнәйтте.
Хәлсезләнгән Чишмә җиңел сулап куйды.
—— Рәхмәт сиңа, Инсаф, — диде ул, ягымлы челтерәү белән.
— Инде суымны авыз ит. Шифасы тисен.
Инсаф, учларын тутырып, су алды. Чишмә суы бик тәмле, тирә-якта кошлар сайрый, дөнья да ямьле иде.