Җиләккә барганда
barganda.mp3
Шулай беркөнне Рөстәм исемле акыллы малай урманга җиләккә бармакчы булган. Аяк арасында сырпаланып йөрүче песи баласы аңа: «Мияу-мияу, мине дә үзең белән ал әле...» — дигән. «Әйдә, — дигән Рөстәм.— Бергә-бергә күңелле булыр». Болар ишегалдына чыкканнар икән, каршыларына, койрыгын уйнаткалап, маэмай килгән: «Һау-һау, мин дә барам...». Ә коймага кунган тавык малае, канатларын җилпеп: «Кик-рикү-үк! Әйдә, киттек хәзер үк!» — дип кычкырган. Иң алдан зур-зур атлап Рөстәм бара. Аннан — песи баласы Мияу, аннан — көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк. Баралар, баралар икән болар, шулчак каршыларына кызыл оек кигән каз бәбкәсе килеп чыккан: «Кыйгак-кыйгак, болай матур итеп тезелеп, кая киттегез?» Тегеләр: «Урманга җиләккә барабыз, дигәннәр. Әйдә син дә безнең белән. Бергә-бергә күңелле булыр». Тагын кузгалып киткәннәр болар. Иң алдан, зур-зур атлап, Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, иң арттан — Кыйгак. Баралар, баралар икән болар, болында әнисе тирәсендә уйнаклап йөрүче колынны очратканнар һәм җиләккә барырга чакырганнар. «Миһа-һа-а!» — дип шатланып кешнәп җибәргән тай, әнисе аңа рөхсәт биргәч. Болар тагын кузгалып киткәннәр. Иң алдан, зур-зур атлап, Рөстәм бара икән. Аннан — песи баласы Мияу, аннан —көчек Һауһау, аннан — тавык малае Кикрикүк, аннан — каз бәбкәсе Кыйгак, иң соңыннан — колын Миһаһа. Баралар, баралар икән, арттан кәҗә бәтие кычкырганны ишеткәннәр: «Мә-ә-ә-мә-ә-ә, мин дә барам...». Тегеләр: «Әйдә, бергә-бергә күңелле булыр»,— дигәннәр. Иң алдан, зур-зур атлап, Рөстәм бара. Аннан — Мияу, аннан — Һауһау, аннан — Кикрикүк, аннан — Кыйгак, аннан — Миһаһа, иң соңыннан — бәти Мәәә. Шунда каршыларына...Бу әкият менә шулай бала йоклап киткәнче дәвам итә. Дәвамын әкият сөйләүче үзе уйлап таба.