Тавык белән Сарык
bel-n-saryk.mp3
Бер Тавык беркөнне йомырка салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган: — Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак йомырка салдым! — дигән.
Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән.
Тавык аның яныннан горур гына үтеп киткән һәм:
— Нигә син минем матур ак күкәемне килеп карамыйсың? Син андый күкәйне сала да алмыйсың бит! — дигән.
— Хуҗаларга һәркем үзе булдыра алганча файда итә, Тавык сеңелкәш. Син аңа күкәй салып бирдең, ә мин бәрән китердем. Ләкин мин моның белән бер дә мактанмыйм.
— Сөйләдең сүз, минем күкәем кыйбатмы да, синең бәрәнең кыйбатмы! — дигән Тавык.
— Әнә безнең хуҗа килә — аннан сорыйк.
Хуҗа бәхәснең нәрсә турында барганын аңлап алган да Тавыкка:
— Нигә син дөнья бетереп кытаклыйсың? — дигән. — Күкәй салдым дип мактанасыңмы?
Бер бәрәнгә синеке шикелле ике йөз күкәй алып була! Үзең уйлап кара: әгәр син бер күкәй өчен шулкадәр зур тавыш куптаргач, бәрән кадәр бәрән китергән Сарыкка нишләргә кала?