Ике кыз

Ике кыз

kyz.mp3
Борын-борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның ике кызы булган. Олы кызлары усал да, ялкау да, саран да икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган. Кече кыз үги булган. Аның уңганлыгына, аның булганлыгына кешеләр сокланып туя алмаганнар. Үги ананың моңа бик эче поша икән. Көннәрдән бер көнне карчык иренә:
«Урманга алып барып адаштыр ул кызыңны!» – дигән.
Карт, ат җигеп, кызын урманга алып киткән. Урманның иң куе җиренә барып җиткәч, ул кызына:
«Бар, кызым, син җиләк җыя тор, мин утын әзерлим», – дигән. Кыз җиләк җыярга керешкән.
Тырысын тутыргач, әлеге урынга килсә, әтисе юк икән. Кычкырып та караган, елап та, тик әтисе һаман күренмәгән. Ары сугылып, бире сугылып йөри торгач, бик ачыккан һәм талчыккан. Каен төбенә тамак ялгарга утырган. Бер телем ипине чыгарып ашыйм гына дигәндә, моның янына Куян, Төлке, Бүре һәм Аю килеп чыккан.
«Безнең ашыйсыбыз бик килә, бераз гына ипи бирче», – дип сораганнар алар.
Юмарт кыз һәрберсенә ипидән өлеш чыгарган. «Яхшылыкка – яхшылык», – дип, Куян кызга – бүрек, Төлке – тун, Бүре – читек, ә Аю бер тәпән бал китереп биргән.
Аларның китүе генә булган, кыз янына урман буенда ат көтүе көтеп йөргән Батыр килеп чыккан. Ул да кыздан ипи сораган. Ипи кисәген тәмләп кенә ашыйм дигәндә, кызның күзләренә күтәрелеп караган... һәм гомерлеккә гашыйк булган. Атына утыртып, авылга – әтисе янына алып кайткан. Һәм ярәшергә дә килгән.Тун кигән, янында бай кияве булган үги кызын күреп, карчык ачуыннан нишләргә дә белмәгән. «Үз кызыңны баеттың, инде минем кызымны да бает, урманга алып барып адаштыр», – дигән ул.
Карт, ат җигеп, бу кызны да урманга алып киткән. Барып җиткәч:
«Бар, кызым, син җиләк җыя тор, мин бераз утын әзерлим», – дигән. Кыз җиләк җыя башлаган. Бер җиләкне савытка, өчесен авызына салып йөри-йөри, тырыс төбе каплангач, әлеге урынга килсә, әтисе юк икән. Каен төбенә ашарга утырган...
Әнисе җибәргән төргәкне чишүе генә булган... янында Куян, Төлке, Бүре һәм Аю пәйда булганнар.
«Безнең ашыйсыбыз бик килә, безгә бераз гына ипи бирче», – дигәннәр алар.
«Китегез! Сезгә түгел, үземә дә аз әле монда!» – дигән кыз.
Җәнлекләрнең ачулары чыккан һәм аны урманнан куа киткәннәр. Ә бу вакыт карчык картка әйтә икән:
«Бар инде, кызым баегандыр, тизрәк өйгә алып кайт!». Карасалар, пычракка баткан кыз үзе кайтып килә икән. Карчык хурлыгыннан нишләргә дә белмәгән. Ә үги кыз, Батырга кияүгә чыгып, бүгенгә кадәр матур тормыш кичерә, ди. Карт та алар белән бергә яши, тимерчелектә эшли, көтү көтә, ди.