Кәҗә бәтие, Бәрән һәм Бозау
b-tie-b-r-n-m-bozau.mp3
Кәҗә бәтие, Бәрән һәм Бозау көтүдән аерылып калдылар һәм урманда адаштылар. Алар агачта төн үткәрергә уйладылар. Кәҗә бәтие һәм Бәрән агачка тиз үрмәләп менделәр һәм Бозауны да сөйрәделәр. Алар арасында иң ипсезе булган Бозау агач ботагында көчкә-көчкә генә тотынып торды. Шул вакытта Аю, Бүре һәм Төлке аларның эзләрен иснәнеп таптылар һәм агачка кадәр килеп җиттеләр. Шулчак Бозау ычкынып китте һәм аска таба очты. Ләкин Кәҗә бәтие югалып калмады һәм:
— Әйдәле, Аюны тот, мин Бүренең кирәген бирермен, ә Төлкене исә безнең кече туганыбыз өзгәләп ыргытыр, — дип кычкырды. Һәм Кәҗә бәтие бөтен көченә мөгезләре һәм тояклары белән агачка бәрә башлады. Җәнлекләр, агач башына куркыныч ерткычлар утырганнар дип, куркуга төштеләр һәм качып киттеләр.