Күбәләк белән Кырмыска

Күбәләк белән Кырмыска

bel-n-kyrmyska.mp3
Төссез генә, кечкенә генә бер Күбәләк Кырмыска оясы янына килеп кунды.
– Әй тырыш та инде үзең, Кырмыска дус!...
– Бал кортын нәрсәгә бөтенесе уңган да, уңган дип мактый торганнарыдыр, һич аңламыйм. ... Бал җыя, имеш! Чәчәктән чәчәккә кунып, әзер балны җыюның нәрсәсе бар? «Уңган», «тырыш», имеш!
Кырмыска эшеннән туктамыйча гына, күбәләккә таба мыскыллы караш ташлады.
– Син дә чәчәктән чәчәккә очасың бит, алай булгач, нигә син дә бал җыймыйсың? – диде ул аңа, тыныч кына.
...Күбәләк шул көннән алып, Кырмыска белән исәнләшмәс булды. Нигә икән?.. Сез ничек уйлыйсыз?..