Керпе ничек энәле булган?

Керпе ничек энәле булган?

nichek-en-le-bulgan.mp3
Элек Керпенең бер генә энәсе дә булмаган. Аннан хәтта тычканнар да курыкмаган.
Керпе өстенә юка гына күлмәк киеп йөргән. Шуңа күрә көзге яңгырлы көннәрдә Керпе бик туңган, өшегән.
Беркөнне Керпе бер бик очлы энә күреп алган. Күлмәгемне булса да ямарга ярап куяр әле дип, ул энәне аркасына кадап куйган.
Бара торгач, сукмакта бик күп энәләр күреп алган ул.
– Бигрәк әйбәт булды әле бу! – дип, энәләрне җыеп, аркасына кадаган, ди.
Урманда Керпегә Төлке очраган. Керпене күргәч, Төлке бик куанган, хәтта иреннәрен дә ялаштырып куйган.
– Керпекәй! Бер энәңне миңа да биреп тор әле! – дип сораган хәйләкәр Төлке.
Керпе энәләренең иң очлысын сайлый башлаган. Ә Төлке эченнән генә: «Энәсез керпе дә очрамый калмас. Моны йотып җибәргәндә, энәләре тамагыма кадалса, нишләрмен?» – дип уйлап китеп барган.
Ә берничә көннән урмандагы бөтен керпеләр энәле тун киеп йөри башлаганнар. Хәзер аларга Төлке дә, салкын җилләр дә куркыныч түгел, ди.