Ябалак

Ябалак

untitled.mp3
Ябалак Чыпчыкны тотты, ди.
Чыпчык Ябалактан сорады, ди:
— Үлгәнче синең исемеңне белеп калыймчы, син кем буласың?
Ябалак, авызын зур ачып:
— Ябалак! — дип кычкырган иде, Чыпчык чыкты да ычкынды, ди.
— Ах, — дип әйтте, ди, Ябалак, — авызымны ачмыйча, «ябәләк» дип кенә әйтәсе калган, ул чагында ычкына алмаган булыр иде.

Похожие материалы