Әйлән-бәйлән уены
b-il-n-ueny.mp3
Әтәч коймага менгән дә:
— Кикрикү-үк! — дип кычкыра башлаган. — Кикрикү-үк, уяныгыз, йорт хайваннары-ы! Әйдәгез, әйлән-бәйлән уйныйбыз!
Маэмай килгән:
— Һау-һау, мин риза! — дигән.
Үрдәк килгән:
— Бак-бак, мин дә риза! — дигән.
Бака килгән:
— Кур-рыйк, кур-рыйк, мин дә уйныйм! — дигән.
Тавык килгән:
— Кыт-кытыйк, мин дә катнашам! — дигән.
Бахбай килгән:
— Иһа-һа-һа, мине дә алыгыз уенга! — дигән.
Каз килгән:
— Кыйгак-кыйгак, мин дә әйлән-бәйлән уйныйм! — дигән.
Песи килгән:
— Мыр-мияу, мин дә уйныйм, — дигән.
Барысы да әйлән-бәйлән уйный башлаганнар.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Матур җырлар җырлыйбыз;
Беребез гармун, беребез курай,
Беребез кубыз уйныйбыз.