Уенчыклар

Уенчыклар

Уенчыклар алып кайтты
Әти миңа кибеттән.
Хәзер инде урам буйлап
Машина белән үтәм.
Болыннарга чыгыйм дисәм,
Ярсу чаптар атым бар:
Бар малайлар яланаяк
Минем арттан чапсыннар
Кеп-кечкенә өстәлем бар,
Бар минем урындыгым...
Почмактагы шкафыма
Тутырам барын-югын.
Машинама бар гаражым,
Ансын үзем ясаган.
Гараж кырыена терәп,
Шакмаклардан йорт салам.
Әти әйтә: «Уйна, улым,
Әле, – ди, – уйнар чагың...
Ләкин син бит егет кеше,
Кара, – ди, – үсү ягын.
Үскәч, булыр зур машинаң,
Аннан олы гаражың...
Онытылыр уенчыклар,
Уйчанланыр карашың...»
Инде күптән хыялланам
Әти кебек үсәргә.
Зурайсын иде йодрыклар
Йөри торгач кесәдә.
Үзем белән үссен иде
Күлмәгем, чалбарым да.
Үсеп узып китәр идем
Дусларымның барын да.
Ир-егет булып җитешсен,
Үссен дә малай чагым...
Үзем белән бергә үссен
Бар булган уенчыгым.