Ике ле

Ике ле

untitled.mp3
Бүген иртә таңнан бирле
Әти ачулы һаман:
– Кичә «ике»ле алгансың,
Нәрсә булды, Рамазан?!
Елый язып әйттем аңа:
– Гаепле, – дип, – икегез,
Мин берүзем нишли алам?
Сез бит эштә идегез.
Моңа кадәр мәсьәләне
Чиштем әнидән сорап.
Дәрес хәзерләргә, әти,
Бүген бит синең чират.
Әбиебез карт шул инде...
Кызганмыйсыз да аны.
Кичә, күпме тырышса да,
Әби «ике»ле алды.