Чүлмәк вату

Чүлмәк вату

vatu.mp3
Уртада тора – чүлмәк,
Кулга бирделәр – күсәк, .
Бәйләп куйдылар күзне,
Чуалдырдылар эзне.
Бер, ике, өч... ун адым,
Менә тагын буталдым!
Күпме генә сукмадым, – дигән.
Чүлмәкне һич тотмадым.
Мөгаен, эшем уңмас,
Хәйлә кормыйча булмас!
Яулыкны чак күтәрдем,
Күсәкне алып бәрдем
Ватылды китте чүлмәк –
Яулыкта булган хикмәт!