Чәчәкле болын - Цветущий луг
lug.mp3
Чәчәкле болын - Цветущий луг
Чәчәкле болынга барсам, яшел үләнгә басам,
Сафланам, елга суына тиз генә чумып алам.
Һич армыйм мин болында, киресенчә ял итәм,
Куян чабып үтә яннан, бал корты выжлап китә.
Бу сары мәтрүшкә, бу казаяк үлән,
Бу җир асты юлын сукыр тычкан төзегән.
Зәңгәр күгеңне яратам, синең Чәчәкле болын,
Син дә үз итче безнең – илнең кызын һәм улын.
Җәйге талгын җилләрдә ромашкалар тирбәлә,
Чәчәктән чәчәккә кунып, очып йөри күбәләк.
Тычкан, йомран ишеләр бу болында яшиләр,
Чәчәкләр балаларны болыннарга дәшәләр.