Җир асты байлыклары - Подземные богатства
bogatstva-tat.mp3
Сезгә әйтәм шул хакта: китмим мин туган яктан.
Җир өстен дә, җир астын да мин бертигез яратам.
Җир асты байлыклары күп, санап бетереп булмый:
Нефть, газ, известьташны беркем дә читкә куймый.
Җир астында һәм җир өстендә
Нигъмәтләр күп туган илемдә.
Карадан да кара алтының
Тапкан синең ул һәм кызларың.
“5”кә генә укыр өчен кирәк гади акбур,
Кызыл балчык савытларны син мичтә киптереп тор.
Шул чынаяктан әнием тәмләп чәй эчәр,
Туган ягым байлыклары безгә күп елга җитәр.