Сулар – Водные просторы

Сулар – Водные просторы

prostory.mp3
Суга якын җирдә яшим – төнбоеклар күп анда.
Яр буенда яшел үлән, балыклар күп суында.
Камышлар арасында чикерткәләр сайраша.
Эссе җәйдә суга чумам, кышын йөрим боз аша.
Кайдадыр биек тауларда боз эреми беркайчан.
Мин булам киң тугайларда, елга ярында уйчан.
Су өстендә акчарлаклар очып йөри уйнаклап.
“Ватаным” дип сине атыйм, туймыйм мин сине мактап.
Күпер астында көн һәм кич кондыз килә тыз да быз.
Гаиләсенә йорт төзи, нык була һәм була төз.
Әни үрдәк чакыра балаларын йөрергә,
Алар янында яхшы, рәхәт була күңелгә.