Татарстан

Татарстан

skazka-karaoke-flagman.mp3
Без Татарстанда тату яшибез,
Ул елдан-ел матурлана.
Табигатен бергәләп саклыйбыз,
Бу бит безнең Ватаныбыз.
Чиста һәм матур булыр гел йортыбыз,
Мөһимлеген без аңлыйбыз.
Чиста һаваны, җирне һәм суны
Синең белән без саклыйбыз.

Пр.
Туган ягыбызда киң кырлар,
Көмештәй чиста күлләр,
Сандугач сайрар куе урманнар,
Болында келәмдәй гөлләр.
Аяз күктә болытлар йөзә,
Яңгырда чәчәкләр үсә.
Моны саклаган безнең әтиләр,
Саклыйк әйдәгез без дә.

Анда кырлар, күлләр, болыннар –
Табигать бүләге барысы да.
Саклый белергә кирәк аларны,
Завод һәм йортлар салынса да.
Комачау итмичә, янәшә торсыннар,
Файда итсеннәр кешеләргә.
Тудырмыйча экопроблемалар,
Төзик әйдә киләчәкне дә.