Теш чистартабыз (Чистим зубы)

Теш чистартабыз (Чистим зубы)

skazka-karaoke-chistim-zuby.mp3
Тешләрне чистартабыз
Иртәсен һәм кичен без.
Бергәләшеп җырлыйбыз,
Суны әрәм итмибез.

Пр.
Тамчы артыннан тамчы
Су агып тора.
Әрәм-шәрәм итмичә,
Син аны сакла.
Тикмәгә түкмә суны,
Елга-күлләр кипмәсен,
Диңгезләрдәге сулар
Кимеп китмәсен.

Яңа щётка алабыз,
Аңа паста салабыз.
Бергәләшеп җырлыйбыз,
Суны әрәм итмибез.

Пр.
Тамчы артыннан тамчы
Су агып тора.
Әрәм-шәрәм итмичә,
Син аны сакла.
Тикмәгә түкмә суны,
Елга-күлләр кипмәсен,
Диңгезләрдәге сулар
Кимеп китмәсен.

Бит-кулларыңны ю син,
Иртәсен һәм дә кичен.
Чисталыкны син сакла,
Җырыңны да онытма.