Зәңгәр күктә кояш балкый
Информация | |
---|---|
Тип видео | Мультфильм |
Зәңгәр күктә кояш балкый, ә үләндә коңгызлар.
Урман үзенә чакыра, анда бик күп хикмәт бар.
Монда кошлар матур сайрый һәм үсә гөмбә, җиләк.
Табигатьне аңлар өчен урманда булу кирәк.
Туган ягым матур язын, һәм кышын,
Без бит монда тудык, шуңа да ул якын.
Күзләрне иркәли көзге, яфраклар,
Ә җәен кырларда чәчәктә бар үлән.
Бөҗәкләр һәм дә җәнлекләр гаиләдәй яшиләр.
Тик алар уенчык түгел. Уйнасын, сайрашсыннар.
Хайваннар – кешенең дусты, аларны саклау кирәк.
Туган як гүзәллеген дә саклыйк, дуслар, бергәләп.
Туган ягым матур язын һәм кышын,
Без бит монда тудык, шуңа да ул якын.
Күзләрне иркәли көзге яфраклар,
Ә җәен кырларда чәчәктә бар үлән.
Табигать-ана бүләге – дала, елга, болыннар.
Йөгерек чишмә суында тәнгә шифа, дәва бар.
Җир өстендә, җир астында – байлыклар бик күп бездә,
Чын күңелдән шатланабыз яшәгәнгә бу җирдә.