Чәй һәм чәкчәк. Евгений Зуев
Тип видео:
Видеоролик

Чәй һәм чәкчәк. Евгений Зуев

Информация
Тип видео Видеоролик
Әлеге картина зур триптихның (уртак темадагы өч картинадан гыйбарәт композициянең) бер өлеше булып тора. «Татар аш-суы» дигән исемдәге бу триптих татар милли ризыкларына дан җырлый. Рәссам Евгений Зуев аны 1978-1979 елларда иҗат итә. Бу вакытта Казанда атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов эшли, аның татар милли ризыклары рецептлары тупланган китаплары хәзер дә популярлыгын югалтмый.

Реалистик натюрмортларның искиткеч остасы булган Евгений Зуев милли темага декоратив әсәрләр һәм картиналар ясамаган диярлек. Әмма татар кухнясының муллыгы белән илһамланган рәссам, һич икеләнеп-куркып тормыйча, кылкаләмен кулга ала һәм бер генә түгел, ә өч картина ясый. Иң күп төрдәге ризык триптихның үзәк өлешендә урын алган. Монда пәрәмәч, өчпочмак, гөбәдия, кош теле, бавырсак (сөткә-майга изелгән камырдан шарчыклар), шулай ук ит шулпасы һәм катык сурәтләнгән. Триптихның уң һәм сул як өлешләрендә Евгений Зуев гүя чәкчәкле (баллы камыр ризыгы) чәйгә дәшә, катык белән икмәктән авыз итәргә чакыра.

«Чәй һәм чәкчәк» дип исемләнгән бу әсәрдә рәссам татар халкының традицион чәй табыныннан бер фрагментны сурәтли. Картинаның өске өлешендә ялтырап торган кара жостово подносында зур корсаклы кайнар самавыр утыра, ачылган чәй кабы һәм ахирәт дусларны сыйларга әзер чәйнек урын алган. Чәй инде милли бизәкле матур зәңгәр чынаякларга салып куелган, ә кардан ак шикәр шакмаклары тиздән хуш исле эчемлектә эреп югалачак. Картинаның төп герое – таралып торган татлы чәкчәк – тәлинкәгә сыешмыйча, үзенең авызда эреп торган тәме белән кунакларны сөендерергә ашыга. Өйдә тукылган кызыл ашъяулыклы өстәл, купшы чигүле сөлге күтәренке бәйрәм рухы тудыра.

Рәссам безгә бөтен табынны күрсәтеп бирүне максат итеп куймый, ул аның бер өлешен генә сурәтли, ләкин шул өлеш кенә дә сый-нигъмәтләрнең байлыгын һәм муллыгын чагылдыра. Өстәмә төсләр кулланып, автор картинаның композицион үзәген бик оста аерып куя, алтынсу-бакыр төстәге чәкчәк салкын зәңгәр тәлинкәдә тагын да тәмлерәк булып күренә.

Зур самоварны кылкаләм иясе бик оста итеп күләгәгә яшерә, аның түгәрәк корсагында табындагы бик күп вак-төяк нәрсәләр чагыла, шул рәвешле өстәлдәге әйберләргә басым ясала. Картинада түгәрәк формалар очраклы гына кабатланмый. Алар билгеле бер ритм тудыра һәм, яңа детальләргә игътибар бирә-бирә, картина буенча «сәфәр кылырга» мөмкинлек тудыра. Картинага күз атканда барлыкка килә торган тотрыксыз тигезлек хисе аңа үзенә бер төрле ямь өсти. Натюрмортның статик булуына карамастан, чынаяклар һәм тәлинкәләрнең контурлары, тоткаларының бөгелеше, бизәкле сөлге җыерчыклары хисабына анда хәрәкәт тоемлана. Предметларның барысы да тамашачыга юнәлә кебек, ә табынга өстән караш өстәлдәге һәрнәрсәне җентекләп карарга мөмкинлек бирә, әйтерсең, рәссам безне чәй эчәргә дәшә. Кулыңны сузып, өстәлдән бер чынаяк чәй белән хуш исле чәкчәк кисәге аласың да искиткеч натюрмортның бер өлеше булып китәсең кебек, шулай бит?!