Борынгы әйберләр. Сергей Неустроев
Тип видео:
Видеоролик

Борынгы әйберләр. Сергей Неустроев

Информация
Тип видео Видеоролик
Татарстанның танылган рәссамы Сергей Васильевич Неустроев, рус реализмы мәктәбе традицияләрендә эшләп, күпсанлы тиңсез әсәрләр – пейзажлар һәм натюрмортлар иҗат иткән.

«Борынгы әйберләр» картинасы рәссамның күп эшләреннән аерылып тора. Бу –тематик натюрморт, биредә Сергей Неустроев татар халкының көнкүрешенә хас үзенчәлекләрне чагылдырган.

Әлеге эшендә рәссам махсус рәвештә вертикаль формат куллана, әйтерсең, ул предметларны музей витринасына урнаштыра һәм картинада ябык, чикле мохит тудыра. Шулай ук автор безгә предметларны өстән карарга мөмкинлек бирә – мондый почмактан күзәтү исә аларны тулы килеш урнаштырырга юл ача.

Картинада без урындык һәм идәннең бер өлешен күрәбез. Биредәге гадәти булмаган предметлар безгә татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше турында «сөйләп бирә» алар. Әйдәгез, әсәрне тәфсилләбрәк карыйк.

Картинаның үзәк өлешен алтын укалы, чит-читләре чуклы хәтфә япма белән капланган иске урындык алып тора. Катлаулы үсемлек орнаментын алтын җеп – укалап чигү татарларның бәйрәм өчен баш киемнәрен: ир-ат түбәтәен һәм хатын-кызлар калфагын бизәү өчен кулланылган. Чигеп бизәлгән әнә шундый матур түбәтәйне без урындыкка куелган җете бизәкле атлас халат өстендә күрәбез. Әлеге түбәтәй шунда ук игътибарны җәлеп итә һәм, беренче карашка очраклы тоелган әйберләрне берләштереп, бөтен композициянең үзәге булып тора. Боларның һич тә гади, көндәлек әйберләр генә түгел, ә бай татар сәүдәгәренең киеме икәнлеге хәзер инде анык аңлашыла. Без ник шундый фикергә килдек соң? Чөнки милли бизәкле сәхтиян читек киеп, алтын тоткалы таяк тотып йөрү Иске Татар бистәсендә байларның гына хәленнән килгән. Атлас эчлекле, алтын каймалы парча халат та хуҗасының бай икәнлеген күрсәтә.

Автор әсәренә шул заманның көнкүрешен чагылдырган детальләрне дә кертеп җибәрә: идәнгә өйдә тукылган келәм җәелгән, янда алтын йөгертелгән комган тора. Боларны сурәтләү өчен автор җете, саф төсләр куллана, шул рәвешле бу әйберләрнең фактурасына һәм материалына игътибар юнәлтә. Дивардагы муллык һәм уңдырышлылык символлары чигеп бизәлгән сөлгенең кызыл төсе картинада үзенчәлекле, күтәренке кәеф хасил итә. Рәссамның алтын, бордо, кызыл, кара, зәңгәр кебек контраст төсләргә өстенлек бирү юкка түгел. Алар әлеге әсәргә үзенчәлекле бәйрәм рухы һәм көч өсти. Бу картина ниндидер борынгы әйберләр җыелмасы гына түгел, рәссам биредә, һәр предметның матурлыгы аша безгә татар халкы мәдәниятенең һәм көнкүрешенең үзенчәлеген күрсәтеп, халык традицияләрен һәм тарихны берләштерә.