Әбигә хат килде. Зөфәр Гыймаев

Әбигә хат килде. Зөфәр Гыймаев

Информация
Тип видео Видеоролик
Татар авылы темасы Зөфәр Гыймаев иҗатында һәрвакыт үзәк темаларның берсе була. Студент елларында ук ул авылда ана белән улның очрашуын сурәтли.

Профессиональ рәссам булып, күләмле картиналар иҗат итә башлагач та, Зөфәр Гыймаев, бу теманы ташламый.

«Әбигә хат килде» эшенә этюд һәм эскиз материаллар җыю өчен, рәссам туган авылы Күкигә юл тота. Биредә ул күп фигуралы жанрлы композицияләр, авылдашлары һәм туганнарының портретларын ясый.

Авыл тормышы мохитенә һәм үзенең балачак хатирәләренә чумып, З. Гыймаев Татарстанның хәзерге заман рәсем сәнгате шедеврларының берсенә әверелгән картина иҗат итә.

«Әбигә хат килде» картинасы бик эчтәлекле, шул ук вакытта хисләргә дә бай. Картина бик гади кебек: авыл өе фрагменты һәм ике фигура – әби белән онык. Ләкин картинадагы һәр предмет мәгънәле һәм эчтәлекне тулыландыра. Әйтерсең алар безне балачакка алып кайта.

Балачактан ук яраткан әйберләре белән тутырып, шул дөньяга тагын бер күз салырга дәшкәндәй, рәссам безгә авыл йортының интерьерын бик тәфсилләп тасвирлый.

Без картинага, әбинең кышлык запаслары саклана торган баз капкачына басмаска тырыша-тырыша, буялмаган шыгырдавык идәннән атлап керәбез,. Өйнең зур өлешен акшарланган мич алып тора, аның янәшәсендә, пәрдә артында кечкенә кухня өлеше урнашкан. Анда яңа пешкән ипи һәм кайнар бәрәңге исе борынны кытыклый. Кухня кирәк-яраклары өстәлдә урын алган, ә чиләкләр һәм комганнар эскәмия астына куелган. Һәрнәрсәдә тәртип һәм чисталык хөкем сөрә. Бу гаҗәп тә түгел, әби янына оныгы килгән бит, шул уңайдан өйдә бәйрәм өстәле дә әзерләнгән. Әби өчен бу сирәк хәл: ялтырап торган самовар, яңа ак ашъяулык, шәһәрдән китерелгән фарфор сервиз бик кадерле кунаклар килүгә генә чыгарыла. Кунакчыллыкның барлык кагыйдәләре үтәлгән: чәй эчелгән, татлы бөккәннәрнең калганы чәчәкле ашъяулык белән ябып куелган. Хәзер аби оныгыннан улының күптән көтелгән хатын укып бирүен сорый ала. Алар әбинең биек караватына җайлап утыралар.

Әби, милли бизәкле матур күн башмакларын рәхәтләнеп салып куеп, бер почмаккарак сыешкан, ә оныгы, аңа хат юлларын ачык итеп кычкырып укыр өчен, үзәккә кунаклаган. Әби кеше «инде күзләре начар күрә» дип аклана, күз яшен әкрен генә сөртә-сөртә, сөекле балаларының шәһәрдәге тормышы турында игътибар белән тыңлый. Бу очрашу өчен ул бәйрәмчә киенгән: сандыгыннан борынгы затлы кулъяулыгын, яңа кофтасын чыгарган. Арыган куллар, ике зур кош кебек, тезләргә төшеп утырган. Бу йортта барысы да аның кулы белән эшләнгән: караваттагы корама юрган, тәрәзәгә эленгән челтәр, шамаилне каплап торган чигүле сөлге, кысага куелган гаилә фотографияләре. Бөтен йорт аның кайгыртучанлыгы һәм мәхәббәте белән сугарылган.

Рәссам картинаның һәр детален тәфсилләп тасвирлый, әйтерсең анда игелеклелек, тынлык, ыгы-зыгысыз тынычлык халәтен булдырырга тели. Ул малайны үзенә охшаганрак итеп ясап, картинаның автобиографиклыгын көчәйтә. Рәссам иҗатына көч биреп, хатирәләр белән күңелне җылытып торган көннәр турында сөйләп бирер өчен, үзенең бөтен осталыгын эшкә җиккән.

Зөфәр Гыймаев йөрәгендә онытылмас эз калдырган зат – әбисе турында, аның язмышы һәм талантлары турында сөйли, безгә көчле, хезмәт сөючән, игелекле кешене күрсәтеп бирә. Рәссам булдыра алганның барысын да эшләгән – балачакта аңа туганнарының хатларын укыган, олыгайгач исә, искиткеч әсәренең төп герое итеп сурәтләп аны картинада мәңгеләштергән.