Бәйрәм. Илдус Мортазин
Тип видео:
Видеоролик

Бәйрәм. Илдус Мортазин

Информация
Тип видео Видеоролик
Без Илдус Мортазинның «Бәйрәм» эшендә төсләр, музыка, хәрәкәт тантанасын күрәбез. Картинага күз салыйк әле: эссе җәй көнендә чирәмдә горур егетләр һәм чибәр кызлар бии. Традицион татар бәйрәме – сабан туеның кызган чагы! Һәр әсәрен яшьлек, шатлык һәм бәхеткә багышланган аерым бер мәдхия итеп, рәссам бию һәм бәйрәм темасына тулы бер серия багышлый. Башкача була да алмый! Озын кыштан соң авыл кешесе кояшның беренче нурларына, сөрелгән җиргә һәм аңа чәчелгән бөртекләргә сөенә. Әнә шул шатлык борын-борын заманнарда ук халык бәйрәме – сабан туеның нигезен тәшкил итә. Ә бүген сабан туе – күз камаштыргыч матур төсләр, хезмәт кешесен данлаган җыр-биюләр, күңелле ярышлар дөньясы ул.

Картинада гаҗәеп үзенчәлек – ниндидер фрагментарлык бар: рәссам биюдән иң якты мизгелне тотып алган кебек. Батыр гәүдәле егет, көчле кулларын җәеп, каршысына мамык болыттай очып килгән яшь чибәр кызга юнәлә. Гүзәлкәйнең бөтен образыннан җиңеллек, җанлылык, йомшаклык тоемлана. Аның киемендә басып ясалган бер туры сызык та табып булмый. Күлмәкнең дулкынсыман бөрмәләре бик тиз һәм бер ритмда җилферди, биюнең тизлеген ассызыклап, рәссам хәтта кызның аяк хәрәкәтен дә күрсәтә. Ул биегәндә очып йөри кебек. Яулыкның нәфис җилпенүе, фата бөрмәләренең ачылып китүе тизлекне һәм җиңеллекне ассызыклый. Рәссам моңа шулай ук аның күлмәгенең төсе белән дә игътибар юнәлтә. Сафлык һәм яңа тормыш символы булган ак төс кояш нурлары белән үтәли яктыртылган һәм ул кыйммәтле бриллианттай ялтырый, чагыла. Әмма иң гаҗәбе – ак төс үзе алсу, зәңгәр, шәмәхә төсләр катнашмасыннан гыйбарәт. Алар чагыла, бер-берсенә кушыла, тирбәлә, ләкин күз аларны ак төс итеп кабул итә.

Илдус Мортазин картинасында бөтен табигать хәрәкәттә, хәтта агачлар һәм чәчәкләр дә биюдә кешеләр белән бергә бөтерелгәндәй тоела. Еракта колгада җилфердәгән милли сөлгеләр, бәйрәм символы буларак, җитез хәрәкәт иллюзиясен тулыландыра. Автор картинага кабартылган шарларны да очраклы гына кертмәгән. Алар бөтен сюжетның җиңеллеген, иркенлеген ассызыклый. Авансценада биюче геройлар алмашынып торган шикелле, тагын бер мизгелдән шарлар да зәңгәр күккә очып китәр сыман.

Бөтен картина милли колорит белән сугарылган. Ул картинаның төсләр гаммасында да, ачык яшел, алсу һәм ап-акның төрле төсмерләрендә дә, геройларның киемнәрендәге милли орнаментларда һәм ерактагы сөлгеләрдә дә тоемлана. Хәтта чәчәкләрне дә рәссам уйлап сайлаган – лалә чәчәге образы һәм силуэты традицион татар бизәгенең нигезендә ята. Алар картинада татар сөлгесендәге чуклы бизәк кебек төп сюжетны кысалап алган, ләкин алар тамашачыны һәм биючеләрне бер-берсеннән аермый, ә бу бәйрәмнең үзәгендә булу һәм аңа якынлык хисе бирә.

Илдус Мортазин картиналарында сурәтләнгән дөньяда геройларның фигуралары мамыктай җиңел итеп сурәтләнгән, чөнки ул әлеге халәтнең мизгеллек булуын һәм озакка сузылмавын күрсәтергә омтыла. Ул ниятен ничек чынга ашыра алган? Автор буяуны калтыравык ысул белән төшерү алымын махсус кулланган. Бу вакытта буяулар бер урында туктап калмый, ә әйтерсең картинадагы геройлар белән бергә бию хәрәкәтләре ясый. Шул рәвешле буяу төшерү үзе үк рәсем сәнгате була да инде. Алайса рәссам нәрсәне сурәтләп бирергә тырыша соң? Ул күңелле бәйрәмнән алган тәэсирләрен тамашачы белән дә уртаклашырга омтыла. Һәм монда без рәсем сәнгатендә гап-гади нәрсәләр – болыт, чәчәк, һава шарлары яки бию мизгеле сурәтләнергә мөмкинлеген аңлыйбыз.