Өчиле — Тугай ягы
Тип видео:
Видеоролик

Өчиле — Тугай ягы

Информация
Тип видео Видеоролик
Татар авылы тормышы – Резеда Яманова (Ямали) иҗатында төп темаларның берсе. Республика буйлап бик күп сәяхәт итеп, ул үз эшләре өчен табигый һәм эскиз материал туплый. Бу эшләрендә рәссам туган як табигатенең матурлыгын аеруча җылы тасвирлый. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның балачагы үткән Өчиле авылы аны аеруча тәэсирләндерә. Аңа Резеда Яманова үзенең «Өчиле – Тукай ягы» әсәрен багышлый.

Картинада җәйге эссе көн сурәтләнгән, зәңгәр күк йөзендә мамыктай ак болытлар йөзә, һәр як яктылык белән тулган. Бөтен табигать җылы кояш нурларында изрәп тынып калган, үлән дә селкенми. Рәссамга кояш нурын сурәтләү ошый һәм ул аны бик оста башкара. Кояш яктысы картинаның һәр тарафына үтеп кергән. Нәкъ менә шул үзенчәлек җылылык һәм тынычлык хисе тудыра.

Алдыбызда гади авыл пейзажы гына кебек тоела, ләкин бөтен картина символизм, мәгънә белән сугарылган һәм анда шагыйрьнең тормыш юлына тирән хөрмәт тоемлана. Әнә еракта йорт түбәләреннән биек булып калкып торган авыл мәчетенең манарасы күренә. Кечкенә Тукай авылда мулла булган бабасының гаиләсендә үскән чакта нәкъ менә шушы мәчеткә килеп йөргән. Картина аша авыл үзе безгә сәлам биргән кебек. Калкулыкта йортлар тезелеп киткән, сурик белән буялган калай түбәләр ялтырый, тигезле-тигезсе авыл коймалары. Тынычлык һәм рәхәтлек тойгысы, балачакка хас гамьсезлек, иминлек хисе ерактан ук барлыкка килә.

Картинаның гади генә сюжетына карамастан, аңардан аерылып булмый. Кылкаләм остасы яшел төснең төрле төсмерләрен виртуоз рәвештә кулланып, тылсымлы мохит тудыра. Әлеге кечкенә генә сурәт туган як табигатенең бөтен матурлыгын һәм мәһабәтлеген колачлаган кебек тоела.

Үзенә бик күп сукмакларны җыя-җыя еракларга сузылган комлы юл алтынсу төсләрдә ялтырый. Ул яшел болыннар аша елга кебек боргаланып юл сала һәм кунакларны татар шагыйренең туган ягына алып бара. Резеда Яманова безне үзе белән шушы мәһабәт төбәккә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны бүләк иткән якларга мавыктыргыч сәяхәткә чакыра кебек. Тирә-юньнән кыр чәчәкләре, чабылган үлән исе килә, чикерткә черелдәве һәм энә карагы канатлары тавышы ишетелә. Безне бу юлда, ботакларын җиргә кадәр иеп, авыл читендәге ак каеннар сәламләп каршы ала. Без исә калкурак урынга баскан хәлдә, матур сәяхәтебезне күзаллап, авылга карап торабыз.