Кайту. Михаил Кугач
Тип видео:
Видеоролик

Кайту. Михаил Кугач

Информация
Тип видео Видеоролик
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында Михаил Юрьевич Кугачның «Кайту» картинасы бар. Бу – ике метрга метр ярым зурлыктагы картина. Рәсемгә карагач, шуны аңлыйсың: бу – сугыштан өйгә кайту. Солдат катер борынында безгә арты белән басып тора: чаларган чәчләре, пилоткасыннан күренеп торган колак очлары, салыныбрак төшкән куллары, бераз бөкрәя төшкән аркасы. Солдатның күпне күргән аркасы картина белән тамашачы арасын якынайта кебек. Ул туган авылын күргәч, урыныннан сикереп торып, тизрәк судноның борынына килгән шикелле. Берничә минуттан герой туган ягына аяк басачак.

Якыннары, туганнары аларны яклаган-саклаган затның менә-менә өйдә булачагын беләме? Солдатның артында ни бар? Ул кайсы якларда сугышкан? Сугыш бу ирне һәм аның белән бергә яуда булган кешеләрне никадәр үзгәрткән? Аларның күңелләрендәге авыр төер һәм онытылмас җәрәхәтләр гомернең соңгы көннәренә хәтле уелып калачак.

Картина миллионлаган җаннарны кыйган канлы сугышларның берсе тәмамлануы турында сөйли. Рәссам Михаил Кугачның хәтеренә бу мизгел озак елларга кереп кала. Ул әле бала вакытта ук авылга солдатларның кайтканын күрә һәм, бу хис-тойгыларны гомере буена саклап, аларны үз эшендә чагылдыра.

Рәссам үзе дә: «Бу геройларның тыйнак һәм кабатланмас язмышына сокланып һәм бик зур рәхмәт хисе тоеп карадым», – дип әйтә торган була.

Яхшылабрак карасак, картинада бер-ике фигура күренә, мөгаен, болар – тау итәгеннән җан-фәрманга причалга таба чабып килгән авыл малайларыдыр. Югарыдарак – авылдагы икенче бер фигура очрашуны көткән кебек катып калган.

Елгада кояш чагыла, һәм судно, әйтерсең, аның эзеннән бара. Картинадагы елга тыныч тормыш тарафын һәм солдат артында калган «сугышлы» якны аерып тора кебек. Ә баш өстендә – иксез-чиксез күк йөзе. Картинада аңа бик күп урын бирелүе дә символик мәгънәгә ия.