Агачлар да авырый
da-avyryi.mp3
Яз башлануга, Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата.
– Әти, агач төбен нигә казыйсың?
– Агач төбен йомшартам, кызым,– ди әтисе.
– Нигә йомшартасың аны? – дип сорый Рәмилә.
– Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала. Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава да сулый алмыйлар.
– Агачлар да сулыймы?
– Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк.
Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә киткән. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгарды.
Рәмилә:
– Әти, нигә кәҗәне куасың? – дип сорады.
Әтисе Рәмиләне бакчага алып керде һәм кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтте.
– Кимерсә ни була?
– Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. Аннан соң ул алма бирми башлый.
– Агач та авырыймы?
– Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә.
– Бу алмагач та корыймы инде, әти? – дип сорый ул, еламсырап.
– Бәлки, корымас,– диде әтисе.– Без хәзер бу агачны дарулап, бәйләп куярбыз.
Шуннан соң, Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлады. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта башлаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куанды.
Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә–сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керде.
– Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора,– диде ул.