7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: гади эчтәлекле, катлаулы булмаган хәрәкәтле уеннарны мөстәкыйль уйнау теләге үстерү.
Белем бирү бурычы: сикерү күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Йөрү. 5–15 см биеклеккә күтәрелгән бау аша атлап чыгу.
Йөгерү. Хәрәкәтне тәрбияче күрсәткәнчә үзгәртеп йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Урындыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны ян-якта тоту. Кулларны өскә күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп, урындык алдына басу, кулларны ян-якка кую. Урындыкка утырып, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны аска төшерү. Алга таба иелү, кулларны табан астына тидерү. Башлангыч торышка әйләнеп кайту (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – урындык артына тотынып, урындыкның артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – урындык янында басып тору, кулларны аста тоту. Урындык тирәсендә куш аяклап сикерү һәм йөрүне чиратлаштыру (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Баланың кулы җитәрлек биеклектәге предметларга кадәр сикерү;
2.2. Предметлар аша тупны тәгәрәтү;
2.3. Вертикаль торган кыршау аша шуышу.
«Кайда шалтырый?» хәрәкәтле уены.
Балалар стенага карап басалар. Шул арада тәрбияче ярдәмчесе кая да булса яшеренә. Кулында кыңгырау. Ул качкан урынында кыңгырауны шалтырата. Тәрбияче: «Балалар, әйтегез әле, кыңгырау кайда шалтырый?» – ди. Балалар кыңгырауны эзлиләр. Тапкач, тәрбияче аларны мактый һәм кабат стена янына барып басарга куша. Тәрбияче ярдәмчесе башка урынга яшеренә һәм кыңгырауны тагын шалтырата. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше
Парлашып йөрү, бер урында бөтерелү. 10–15 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.