I. Кереш өлеш.

Йөрү. 5–15 биеклеккә күтәрелгән бау (таяк) аша атлап чыгып йөрү.

Йөгерү. Әкрен тизлектә 80 метрга йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Шакмакларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан кулларны гәүдә буйлап аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Шакмакларны яшер!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Утыру, шакмакларны кулга алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Шакмакларны төшермә!» («Шакмакларны яшер!» күнегүенең варианты)

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Үрел!»

Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәндә утыру, шакмак тоткан кулларны артка кую. Алга таба иелү, шакмаклар белән аяк бармакларына кагылу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикер!»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, шакмак тоткан кулларны ян якларга сузу. Шакмакларны төшереп җибәрмичә, куш аяклап урында сикерү. Сикерүне атлау белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).

6. Йөрү. 10–15 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Алга таба этелеп сикерү (уенчыктан уенчыкка).

2.2. Ике вертикаль торган кыршау аша үрмәләп чыгу.

2.3. Тупны таудан тәгәрәтү һәм аның артыннан тәгәрәү.

«Куышу» хәрәкәтле уены.

Бер бала урындыкта утырып тора. Калган балалар белән тәрбияче, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, әлеге бала янына киләләр:

Без күңелле, шат балалар,

Яратабыз уйнарга.

Без качабыз, син әйдә ку,

Тырыш куып тотарга.

Соңгы сүзләрдән соң балалар йөгереп китәләр, утырып торган бала аларны куа. Тотылган бала урындыкка утыра. Уен шулай дәвам итә.

III. Ә син беләсеңме?

«Кулларны кайчан юарга кирәк?» темасына әңгәмә оештыру.

«Без яулыклар юабыз» физкультминуты.

Балалар тезелешеп басалар, кулларында – кулъяулыклар. Җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар:

Без яулыклар юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Менә ничек, менә ничек

Без яулыклар юабыз!

Без яхшы чайкаучылар,

Без керләрне чайкыйбыз –

Менә ничек, менә ничек

Без керләрне чайкыйбыз.

Киптерергә кирәк бит!

Керне бауга эләбез,

Менә ничек, менә ничек

Керне бауга эләбез!

Керләребез киптеләр,

Хәзер җыеп алабыз,

Менә ничек, менә ничек

Баудан җыеп алабыз.

Кипкән ап-ак керләрне

Үтүклибез, төрәбез.

Менә ничек, менә ничек

Матур итеп төрәбез.

IV. Йомгаклау өлеше.

«Пружинка» күнегүе. 10–15 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.