6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: мөстәкыйль эш итә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: төп мөһим хәрәкәтләрне формалаштыру, дөрес сулыш алу әһәмияте турында мәгълүмат бирү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Аяк очында йөгерүне гадәти йөгерү белән чиратлаштыру. Бер урында бөтерелү.
II. Төп өлеш.
1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. «Шакмакларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан кулларны гәүдә буйлап аста тоту. Кулларны өскә күтәрү, шакмакларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Шакмакларны яшер!»
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басу, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Утыру, шакмакларны кулга алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Шакмакларны төшермә!» («Шакмакларны яшер!» күнегүенең варианты)
Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, шакмак тоткан кулларны өскә күтәрү. Утыру, шакмакларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Үрел!»
Башлангыч торыш – аякларны туры сузып, идәндә утыру, шакмак тоткан кулларны артка кую. Алга таба иелү, шакмаклар белән аяк бармакларына кагылу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикер!»
Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып басу, шакмак тоткан кулларны ян якларга сузу. Шакмакларны төшереп җибәрмичә, куш аяклап урында сикерү. Сикерүне атлау белән чиратлаштыру (4–5 тапкыр).
6. «Йөрү»
10–15 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Алга хәрәкәт ясап, урыннан куш аяклап ераклыкка сикерү;
2.2. Олылар ярдәме белән баскычка күтәрелү (омтылышлар);
2.3. Тупны ике уенчык арасыннан бер кул белән (уң һәм сул кулны чиратлаштырып) йөртү.
«Эт һәм үрдәкләр» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче – «эт», балалар – «үрдәкләр». Үрдәкләр алпан-тилпән килеп йөриләр, җим чүпләү хәрәкәтләре ясыйлар. Эт килеп чыга да аларны куркыта: «Һау-һау!» Үрдәкләр ояларына (урындыкларга) йөгерәләр. Эт аларны тотарга тырыша. Уен шулай 2–3 тапкыр кабатлана.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дөрес суларга кирәклеге турында сөйли.
«Шар кабарту» сулыш гимнастикасы.
IV. Йомгаклау өлеше.
Кайбер әкият персонажларның иң гади гамәлләрен чагылдырып йөрү. 1,5 минут дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.