• Войти
  • Регистрация
Куаныч Куаныч
  • Шөгыльләр
  • МЕДИАБҮЛЕК
  1. Шөгыльләр
  2. Беренче кечкенәләр төркеме
  3. Физик үсеш

Кабатлау өчен материал

Шөгыль:
13

Информация

Ай:
Май

1 атна. Тупны кулда тотып, куш аяклап сикерү. Бирелгән арадан тупны тәгәрәтеп, шуышып бару; Тупны бер кул белән ике уенчык арасыннан тәгәрәтеп бару.

«Куышу» хәрәкәтле уены.

Бер бала урындыкта утырып тора. Калган балалар белән тәрбияче, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, әлеге бала янына киләләр:

Без күңелле, шат балалар,

Яратабыз уйнарга.

Без качабыз, син әйдә ку,

Тырыш куып тотарга.

Соңгы сүзләрдән соң балалар йөгереп китәләр, утырып торган бала аларны куа. Тотылган бала урындыкка утыра. Уен шулай дәвам итә.

2 атна. Идәннән 50 см биеклектә урнаштырылган гимнастика таягы астыннан шуышу. Ике тупны чиратлап (ике кул белән) дуга астыннан тәгәрәтү. Туп тоткан кул белән алга этелеп сикерү.

«Эт һәм үрдәкләр» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче – «эт», балалар – «үрдәкләр». Үрдәкләр алпан-тилпән килеп йөриләр, җим чүпләү хәрәкәтләре ясыйлар. Эт килеп чыга да аларны куркыта: «Һау-һау!» Үрдәкләр ояларына (урындыкларга) йөгерәләр. Эт аларны тотарга тырыша. Уен шулай 2–3 тапкыр кабатлана.

3 атна. Баланың күтәрелгән кулы биеклегенә эленгән шалтыравыкка кадәр сикерү. Эскәмия астыннан шуышу. Тупларны бер-береңә һәм тәрбиячегә тәгәрәтү.

«Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.

Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.

«Бер, ике, өч, йөгер!» – дип, тәрбияче балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерә. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага салалар. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.

• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.

• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.

• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.

4 атна. Вертикаль торган кыршау аша шуышып чыгу. 1,5 ераклыкта балалар буе биеклегендә сузылган сетка аша туп ыргыту. Уң һәм сул кулларны чиратлаштырып, ике тупны предметлар арасыннан тәгәрәтү.

«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.

Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына киләр һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта -беренче бау аша, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

1. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әтиәниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011. – 560 б.

2. «Дневник здоровья, 3 класс».

3. «Куаныч» – «Радость познания» мәктәпкәчә мәгарифнең төбәк белем программасы. Казан: Татар балалар нәшрияты, 2023. – 250 бит.

4. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010. – 173 б.

5. Закирова К.В. Уйныйк, куаныйк әле... (балалар бакчасында уеннар): балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Татар балалар нәшрияты, 2022. – 160 бит.

6. Закирова К. В., Мортазина Л. Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма / К.В. Закирова, Л. М. Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.

7. Пензулаева Л.И. Физическая культура в детском саду: Средняя группа. – М.: Мозаика-Синтез, 2014. – 112 с.

8. Пензулаева Л.И.Физическая культура в детском саду, Система работы в подготовительной к школе группе. – М.: Издательство Мозаика-Синтез, – 2012

9. Татар балалар фольклоры / Татарский детский фольклор. / Сост. Рашит Ягфаров. На татарском языке. Казань: Раннур, 1999. 352 с.

10. Федеральная образовательная программа дошкольного образования. – М.: ТЦ Сфера, 2023. – 208 с.: табл. (Правовая библиотека образования).

11. http://tatarmultfilm.ru/cartoons/zilantovy-skazki

12. «Татармультфильм» анимация студиясе: http://tatarmultfilm.ru/

13. «Татармультфильм» анимация студиясе: Сабан to you: http://tatarmultfilm.ru/cartoons/sabantui

14. Детская мультимедийная библиотека «Бала.рф»: http://www.бала.рф/

15. «Салават күпере» журналы сайты: http://salavatkupere.com/

Шөгыль барышы

Алдагы
2
Администратор

ПОРТАЛ "КУАНЫЧ"

«Куаныч» проекты мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен эшләнгән һәм анда барлык яшь төркемнәре өчен шөгыльләр тәкъдим ителә

ТЭГИ

  • беренче кечкенәләр төркеме
  • әвәләп ясау
  • О проекте
  • Сайт кагыйдәләре