10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы:дорфалыкка, комсызлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тәрбияче сигналына йөрү белән йөгерүне чиратлаштырып хәрәкәт итәргә өйрәтү, шуышып йөрү күнекмәсен камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Түгәрәктә йөрү һәм йөгерү. Ярым түгәрәк буенча шакмаклар тирәсендә йөрү, аннары тулы түгәрәк буенча йөгерү. Икенче якка борылып, биремне кабатлау. Күнегүләр тизлеге уртача. Күнегүне тыныч темпта йөрү белән тәмамлау.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, ике кулда да шакмаклар. Шакмакларны ян-яктан өскә күтәрү, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмаклар җилкә янында. Акрын гына чүгәләү, шакмак белән идәнгә кагылу. Тураю, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны кушып утыру, шакмак тоткан куллар тезләрдә. Уңга иелү, шакмакны уңга (ераграк) кую; тураю, башлангыч торышка кайту. Шулай ук сулга иелү, шакмакны сулга (ераграк) кую; тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 2–3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – шакмаклар алдына басу, куллар ирекле. Шакмаклар тирәли, кыска пауза ясап, ике якка да куш аяклап сикерү (һәр якка 2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
«Үрмәләп чыгыгыз» уены.
Бер берсеннән 1 м ераклыкта куелган 3–4 дуга (биеклеге – 50 см) астыннан шуышып чыгу. Шартлар һәм балалар саны рөхсәт итмәсә, фронталь ысул кулланыла. Башта бер балага дуга астыннан ничек чыгарга кирәклеген күрсәтергә тәкъдим ителә. Күнегүне 3 тапкыр кабатлана.
«Үз өеңне тап» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Урындыклар – аларның «өйләре». Тәрбияченең «Без уйнарга яратабыз, әйдәгез, уйнап алабыз» дигән сүзләреннән соң балалар, урыннарыннан торып, бүлмә буйлап йөриләр (кем кайда тели). «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сигналдан соң, балалар үз өйләренә (урындыкларга) таба йөгерәләр. Уен 3–4 тапкыр кабатлана.
* Баштарак балаларга теләсә кайсы урындыкка утырырга рөхсәт итәргә мөмкин. Соңрак һәр бала үз урындыгына гына утырырга тиеш.
III. Йомгаклау өлеше.
«Бөҗәкне табыйк» уены.