I. Кереш өлеш.

Берәрләп колоннада йөрү, тезләрне югары күтәреп йөрү. Колоннада берәрләп һәм таралып йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә буенда. Кулларны алга сузып, кул чабу, кулларны төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Идәнгә утыру, кулларны алга сузып, кул чабу; башлангыч торышка кайту.

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар артта. Алга иелеп, уң (сул) аяк янында кул чабу; тураю, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар гәүдә турысында. Уңга (сулга) борылып кул чабу; башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар ирекле. Уңга һәм сулга борыла-борыла, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

«Тау аша» уен күнегүе. 

Киңлеге 20 см, озынлыгы 2 м булган 2 тактадан биек урыны 15 см югарылыкта булган «тау» ясау. Тәрбияче күрсәткәннән соң, тактага берәрләп менеп төшү (4 тапкыр).

«Туплар» хәрәкәтле уены.

Балалар, түгәрәкләнеп, урындыкларда утырып торалар. Янәшә утырган ике балага тәрбияче берәр кечкенә туп бирә. Бер бала тупны – уң якка, икенчесе сул якка җибәрә (балалар тупларны бер-берләренә бирәләр). Ике туп очрашкач, туплы балалар икесе ике якка йөгереп китәләр. Калган балалар бу вакытта: «Йөгердек, йөгердек», – дип кабатлыйлар, кулларын чәбәклиләр. Ике бала, кара-каршы очрашкач, тупларын тәрбиячегә тапшыралар. Ул аларны башка балаларга бирә. Уен шулай дәвам итә.

 «Миңлебай» татар халык уены.

Максат: балаларның хәрәкәтләренә аңлатма һәм юнәлеш бирү.

Уен барышы:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. 

(Уртадагы бала артыннан хәрәкәтләр кабатлау.)

III. Йомгаклау өлеше.

Кулга туп тоткан килеш колоннада берәрләп тезелеп йөрү.