4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: ярым бөгелгән аякларга сикерүне камилләштерү, бер-береңә тупны көч белән җибәрүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Таралып, зал буенча йөрү. Предметларны урап уза-уза, тәрбияче артыннан мәйданчык почмаклары буйлап Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп тоткан куллар аста. Тупны өскә күтәрү, сузу, аңа карау. Тупны акрын гына аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны тоткан куллар күкрәк турысында. Туп белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны тоткан куллар күкрәк турысында. Уң (сул) аякка иелү, туп белән идәнгә кагылу; тураю, башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тезләнеп басу, тупны ике куллап тоту. Тупны гәүдә тирәли тәгәрәтү (һәр юнәлештә 2–3 тапкыр).
5. Туп тотып, бер колоннада йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
«Тау аша» уен күнегүе.
Киңлеге 20 см, озынлыгы 2 м булган 2 тактадан биек урыны 15 см югарылыкта булган «тау» ясау. Тәрбияче күрсәткәннән соң, тактаның берсеннән менеп, икенчесеннән төшү (4 тапкыр)..
«Үрмәлә – кагылма!» уены.
Куллар белән идәнгә кагылмыйча дуга астыннан чыгу. Дуга биеклеге – 50 см.
«Инеш аша үтәбез» хәрәкәтле уены.
Уенда 6–8 бала катнаша. Мәйданчыкта, 1,5–2 м ара калдырып, ике сызык сызыла. Бу – «инеш». Сызыклар арасына, яхшы күренерлек итеп, кечкенә түгәрәкләр сызыла, алар – «ташлар». Балалар сызык кырыена килеп басалар. Алар, ташларга баса-баса, аякларын чылатмыйча, инешнең икенче ягына үтәргә тиешләр. Түгәрәкләр арасы балалар берсеннән икенчесенә сикерә алырлык булырга тиеш. Инеш аша берьюлы 2–3 бала үтә. Калган балалар аларны күзәтеп торалар. Аягын суга чылаткан бала кырыйга барып утыра, кояшта аякларын киптерә. Соңрак алар тагын уенга кушылалар.
III. Йомгаклау өлеше.
«Машиналар гаражга китте» уены.