9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спортка карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, гигиена күнекмәләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: чәчләрне тарап йөрергә кирәклеге турында аңлатма бирү, ярым бөгелгән аякларга төшүдә сикерүне камилләштерү, бер-береңә тупны энергия белән җибәрүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Түгәрәк буенча йөрү һәм йөгерү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру. Икенче якка борылу һәм биремне кабатлау.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны яңга күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар артта. Кулларны алда тотып, алга иелү, башлангыч торышка кайту.
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Уңга (сулга) иелү, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр);
4. Башлангыч торыш – аркада яту, куллар аста. Уң аякны (сул) күтәрү, төшерү, башлангыч торышкайту (4–6 тапкыр);
5. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар билдә. Тәрбияче санавына ике аякта әйләнеп сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр.
Кыршаудан кыршауга сикерү.
Аякларны аз гына аерып, тездән ярым бөгелгән аякка «куяннар» кебек җиңел итеп кыршау эченә сикерү. Тәрбияченең «Сикердек!» командасына фронталь алым (барысы бергә) белән башкару. Кирегә борылып, биремне берничә тапкыр рәттән кабатлау.
«Кыршауны тотып ал!» уены.
Тәрбияче тәгәрәткән кыршауны тотып алу.
«Үз төсеңне тап» хәрәкәтле уены.
Балаларга 3–4 төстәге флаглар таратыла. Кайберләренә – яшел, икенчеләренә кызыл (сары, зәңгәр) флаглар туры килә. Яшел флаг тоткан балалар – бүлмәнең бер почмагына, кызыл флаглылары икенче почмакка барып басалар. Әлеге почмакларга балалардагы флаглар төсендәге флаглар куела. Тәрбияченең «Әйдәгез, уйнап алыйк!» дигән сүзләреннән соң балалар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөри башлыйлар (төркем булып та, берәмләп тә йөрергә мөмкин). «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сүзләрдән соң балалар кулларындагы флаг төсендәге флаг янына җыелалар.
Бу уенны катлауландырып (мәсәлән, уен барышында почмаклардагы флагларның урыннарын алыштырып һ.б.) уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә дә уйнарга мөмкин.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче чәч тарау, тарак куллану күнекмәләре турында мәгълүмат бирә. Идәндә таяклардан тарак сурәтен ясап куярга була.
IV. Йомгаклау өлеше.
«Куянны табабыз» уены.