12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: табын артында ашаган вакытта әдәплелек кагыйдәләре тәрбияләү, спортка карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: табын артында ашау кагыйдәләрен ныгыту, балаларны тәрбияче сигналы буенча түгәрәк буенча йөрүдә, йөгерүдә, икенче якка борылып китүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Берәрләп тезелеп колоннада әйләнә буенча йөрү һәм йөгерү, тәрбияче сигналы белән юнәлешне үзгәртү. Йөрү һәм йөгерү чиратлаштырыла, күнегүләр уртача тизлектә башкарыла.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, аякларны җиңелчә аерып кую, куллар аста. Кулларны янга күтәрү, җилкәгә кую, кабат янга күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны аерып, урындыкта утыру, куллар билдә. Кулларны сузып, уң (сул) аякка иелү, аяк очына кагылу, тураю. Башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
3. Башлангыч торыш – урындыкта утыру, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу. Уңга (сулга) иелү, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Урындык артына басу, кулларны ирекле тоту. Урындык тирәли куш аяклап сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр.
«Еланнар».
Идәннән 50 см биеклектә тарттырылган бау астыннан узу. Баулы колганы (аның урынына урындык куярга була) барлык балалар да күңегүне эшли алырлык итеп, старт сызыгыннан 1,5 м ераклыкта урнаштыру. «Еланнар» (балалар) үз өйләре (елгага) эләгү өчен, юлда очраган киртәне үтеп чыгарга тиеш. Старт сызыгында дүрт аякланган килеш, бауга гагылмаска тырышып, аның астыннан мүкәләп чыгу. Торып баскач, баш өстендә кул чабу (2–3 тапкыр).
«Песи һәм чыпчыклар» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер ягында 15–20 см биеклектәге эскәмияләрдә, зур шакмакларда (кубларда) басып торалар. Алар – түбәдәге (яки оядагы) «чыпчыклар». Бер бала «песи» итеп билгеләнә, ул читтәрәк утырып тора. Тәрбияче: «Чыпчыклар очып киттеләр», – ди. Чыпчыклар түбәдән (оядан) очып төшәләр һәм, канатларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап очып, сикергәләп йөриләр. Песи бу вакытта йоклый. Кинәт песи уяна, «ми-яу!» дип, чыпчыкларны куа башлый. Чыпчыклар песидән түбәгә (ояга) менеп качалар (кире үз урыннарына кайталар). Тотылган чыпчыкларны песи үз өенә алып кайта.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче табында үз-үзеңне тоту, ашау әдәбе турында мәгълүмат бирә. Туп белән «Өстәл янында ярый-ярамый» уены оештырыла.
IV. Йомгаклау өлеше.
Колоннада бер-бер артлы иң җитез «песи» артыннан йөрү.