4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күнегүләрне эшләгәндә күз үлчәмен үстерү һәм җитезлек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны сигнал буенча төрле юнәлештә йөрергә һәм атлап йөрүне камилләштерү.
Җиһазлар: балалар санынча кыршаулар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Болында» күнегүе. Зал буенча йөрү. Тәрбияче сигналы буенча таралышып йөрү. Бер-береңә бәрелешмичә, төрле якка йөгерү.
II. Төп өлеш.
Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, кыршау тоткан куллар күкрәк турысында. Кулларны туры тотып, кыршауларны өскә күтәрү, кыршауларны төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кыршау тоткан куллар күкрәк турысында. Алга иелеп, кыршауны идәнгә параллель рәвештә тидерү. Тураю һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә. Кыршаулар тоткан куллар аста. Чүгәләп, кыршауларны алга сузу. Торып басу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны иңнәр киңлегенә куеп, кыршау эченә басу һәм куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Сикерүче куяннар» уены. Балалар-»куяннар» ике аякта сикергәндә, дөрес итеп идәннән аяклары белән этенергә һәм кулларны селкергә тиешләр. Тәрбияче аякларның һәм кулларның дөрес хәрәкәтләнүен күзәтә (2–3 тапкыр).
2.2 Предметлар арасыннан туп әйләндерү. Балалар туплар тотып ике колоннага тезелә. Балалар кулдагы тупны предметлар арасыннан әйләндерәләр. Биремне үтәгәннән соң, тупны баш өстенә күтәреп үз колонналарына килеп басу.
3. «Уенчыкны сакла» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Һәр баланың аяк очына шакмак яисә шалтыравык (зур булмаган башка уенчык) куела. Тәрбияче түгәрәк эчендә басып тора. Ул әле бер, әле икенче баланың уенчыгын алмакчы була. Уйнаучы бала, тәрбияче аңа таба якынлашканда, тиз генә чүгәләп, куллары белән уенчыкны каплый, тәрбиячедән аны саклый. Тәрбияче башка бала ягына киткәч, уенчыкны идәндә калдырып, торып баса.
III. Йомгаклау өлеше.
Берәрләп колоннада атлап йөрү.