3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: балаларда тәрбияче белән бергәләп гади эчтәлекле, катлаулы булмаган хәрәкәтле уеннар уйнау теләге үстерү.
Белем бирү бурычы: тәннең тотрыклы торышын саклау сәләтен булдыру, сикерү һәм йөгерү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү нигезләрен формалаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче күрсәтмәсе буенча, хәрәкәт итүнең юнәлешен һәм рәвешен үзгәртеп йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Кулъяулыклар белән гомуми үсеш күнегүләре
1. «Кулъяулыкларны күрсәт!»
Башлангыч торыш – якларны җилкә киңлегендә кую, кулъяулыклар тоткан кулларны аста тоту., Кулларны өскә күтәреп, кулъяулыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).
2. «Кулъяулыкларны яшерегез!»
Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулъяулыклар тоткан кулларны өскә сузу. Чүгәләп, кулъяулыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, кулъяулыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. «Кулъяулыкларны селкетегез» («Кулъяулыкларны яшерегез» күнегүенең варианты)
Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулъяулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, кулъяулыкларны алга идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, кулъяулыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
4. «Тартылыгыз!»
Башлангыч торыш – кулъяулыклар тоткан кулларны артка куеп, идәнгә утыру һәм аякларны туры сузып кую. Алга иелү, кулъяулыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. «Сикергеч»
Башлангыч торыш – аяклар аз гына аерып кую, кулъяулыклар тоткан кулларны ян-якка җәю. Кулъяулыкларны селкеп, бер урында куш аяклап сикерү һәм атлауга күчү (4–5 тапкыр).
6. «Йөрү»
Сулыш күнегүләре ясап йөрү (10 сек.)
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Баланың өскә күтәргән кулыннан югарырак әйбергә кадәр сикерү;
2.2. Бау астыннан шуышып чыгу;
2.3. Тупны бер һәм ике кул белән тәгәрәтү.
«Машиналар» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – рульләр, балалар «машиналар» булалар. Алар, боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, зал буйлап йөриләр, туктап «шиннарын кабарталар»: аякларын тыпырдаталар. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор!» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап калалар, яшел төскә тагын китеп баралар.
Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче йокының файдасы турында мәгълүмат бирә.
Физкультминут. «Аю».
Аю бик арыган икән, |
чүгәлиләр |
Тәмләп йокыга киткән. |
күзләрен йомалар |
Әйдә, Аю, тор инде – |
әкрен генә торалар |
Бергәләп уйныйк инде. |
урыннарында атлап торалар |
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.