7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күнегүләрне эшләгәндә хәрәкәтчәнлек һәм кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: хәрәкәт координациясен камилләштереп балаларны йөрүдә күнектерү, җитезлек һәм күз күреме белән чамалауны ныгытып, тупны бау (шнур) аша ыргытырга өйрәтү.
Җиһазлар: шнурлар, туплар, гимнастик эскәмия.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Уң һәм сул аякны чиратлаштырып, шнурлар аша атлап, колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Шнурларны бер-берсеннән 30–35 см ара белән сузу (бала адымы киңлеге). Таралышып йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп ике кулда аста. Тупны өскә күтәрү, тартылу, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар әз генә ара калдырып кую, тупны тоткан куллар күкрәк турысында. Чүгәләп, тупны бер учтан икенче учка тәгәрәтү, басу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – утырып, аякларны җәю, туп күкрәк турысында. Тупны өскә күтәрү, иелеп, туп белән аяклар арасына идәнгә кагылу (үзеңнән ераграк), тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар бергә, туп ике кулда күкрәк турысында. Үз урыныңда әйләнеп куш аяклап сикерү, урында атлау белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
Ике кул белән тупны шнур аша ыргыту, идәнгә кул белән кагылмыйча төркем белән шнур астыннан шуышу. Күңегүләрне дөрес эшләүне бер баладан күрсәттерү, аннан соң башлангыч сызыкка (алдан билгеләнә) бер шеренгага басу. «Аттык» сигналына тупны ике кул белән тотып баш аркылы ату, аннары шнур астыннан, идәнгә кул белән кагылмыйча, шуышып чыгу. Тураеп, үз туплары артыннан йөгерү.
3. «Песи һәм тычканнар» хәрәкәтле уены.
Уенда берничә бала катнашырга мөмкин. Алар – «тычканнар» – «ояларында» (стена буена куелган урындыкларда) утырып торалар. Бүлмәнең икенче башында «песи» басып тора. Песи ролен өлкәнрәк бала яки тәрбияче башкара (кулына уенчык песи тота яисә песи битлеге кия). Песи йокыга киткәч, тычканнар бүлмә буйлап чабышып йөриләр. Ниһаять, песи уяна, мияулый-мияулый тычканнарны тотмакчы була. Тычканнар үз ояларына таба йөгерәләр һәм урындыкларга утыралар. Песи үз урынына кайтып тагын йокыга китә. Уен шулай дәвам итә.
III. Йомгаклау өлеше.
Туп тотып Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.