12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: күнегүләрне эшләгәндә хәрәкәтчәнлек һәм кыюлык сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таралып йөрү һәм йөгерүдә, дуга астыннан үрмәләгәндә күмәкләшергә өйрәтү, тигезлек саклауга күнегүләрне камилләштерү, ит ризыклары турында аңлатма бирү.
Җиһазлар: 2 дуга, такта.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шеренгага тезелү, берәрләп колоннага тезелү, берле колоннада атлау, тәрбияче сигналы буенча таралып атлауга күчү, аннан соң таралып йөгерүгә күчү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
Төп хәрәкәтләр:
1. «Тот, ыргыт, төшермә» уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар, тәрбияче уртада. Кулында зур туп. Ул тупны әле бер балага, әле икенче балага ыргыта: «Тот, ыргыт, төшермә», – ди. Балалар тупны тотып алырга, кире тәрбиячегә ыргытырга тиешләр. Аннары тәрбияче: «Минем яныма килегез, туплар кебек сикерегез», – ди. Балалар, аяк очларында сикерә-сикерә, тәрбияче янына киләләр. Тәрбияче тиз генә тупны өскә күтәрә һәм: «Качыгыз, туп сезнең арттан сикерә», – ди. Балалар йөгереп китәләр. Тәрбияче тупны идәнгә бәреп ала, балалар туктыйлар. Уен шулай дәвам итә.
2. «Хатны тапшыр!» Чаңгыларны киеп, чаңгы юлыннан билгеле бер юнәлештә шуу. Билгеләнгән урында «хатны» калдырып, «атлау адымы» белән бер урында борылу һәм кире кайту. Чаңгыларны салу.
III. Ә син беләсеңме?
«Ватанны саклаучылар» темасына әңгәмә.
Тәрбияче үткән бәйрәм турында искә төшерә. Ватанны саклар өчен көчле, сәламәт булырга кирәклеген аңлата.
3. «Флагка таба йөгерегез» хәрәкәтле уены.
Балаларның бер төркеменә – зәңгәр, икенче төркеменә кызыл төстәге флаглар бирелә. Тәрбияче балаларга таралышырга тәкъдим итә. «Бер, ике, өч минем яныма тизрәк күч!»- ди дә флаглы кулларын як-якка җәя. Балалар үз флаглары төсендәге флаг янына йөгереп киләләр.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.