1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы:әхлаклылык, сабырлык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: таяну мәйданы чикләнгән урында тигезлекне сакларга, тупны ыргыту күнекмәләрен формалаштырырга өйрәтү, предметлар арасында сикерүне кабатлау.
Җиһазлар: шакмаклар, озын такта.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Зал уртасына шакмаклардан түгәрәк ясау. Бер шеренгага тезелү. Шакмаклардан билгеләнгән түгәрәк әйләнәсеннән йөрү, уртача тигезлектә йөгерү, атлауга күчү һәм туктау. Икенче якка борылу һәм атлауны, йөгерүне кабатлау.
II. Төп өлеш.
1. Шакмаклар белән гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә. Шакмак уң кулда аста. Кулларны ян-якка җәю, өскә күтәрү, шакмакны уң кулдан сулга күчерү, кулларны ян-якка җәю, аска төшерү, шакмакны сул кулга күчерү (3–4 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмаклар тоткан куллар аста. Кулларны туры тотып, шакмакны өскә күтәрү, алга иелү һәм шакмак белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны чалыштырып утыру, шакмак идәндә, куллар ирекле. Шакмакны уң кул белән алу, уңга борылу һәм шакмак белән идәнгә кагылу. Тураю, шакмакны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Шулай ук сул якка кабатлау (2–3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аркага яту, шакмак тоткан куллар баш артында. Аякларны тездән бөгү, шакмак белән тезгә тию, аякларны турайту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр)
5. Башлангыч торыш – аякларны җиңелчә аеру, кулларны билгә кую (шакмак аяк очларында). Ике аякта шакмак тирәли уңга һәм сулга чиратлаштырып сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Тигез адым белән» күнегүе. Такта буйлап, кулларны билгә куеп йөрү. Такта уртасында чүгәләп, кулларны алга сузу.
2.2. «Бакалар». Ике колоннада предметлар арасында «бака» булып сикерү (2–3 тапкыр).
3. «Йорт куяннары» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең бер башына, ярымтүгәрәк ясап, урындыклар куела (утыргычларын түгәрәк эченә каратып). Болар – «куяннарның читлекләре». Балалар – «куяннар». Каршы якта – «каравылчы өе». Бүлмә уртасында – «күлләвек». Тәрбияче сигналы буенча куяннар читлекләреннән – урындык астыннан шуышып чыгалар, ике аякта сикереп, күлләвектә уйныйлар. Тәрбияченең «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сүзләреннән соң куяннар, урындыклар астыннан кабат шуышып чыгып, читлекләренә кайталар, урындык артына чүгәләп утырылар.
III. Йомгаклау өлеше.
Берәрләп тезелеп колоннада атлап йөрү.