I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче сигналы буенча кыска адымга күчү, бөтен залга таралышып йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, терсәктән бөгелгән куллар күкрәк алдында, бармаклар йодрыкка кысылган. Кулларны ян-якка сузу, йодрыкларны ачу, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар артта. Чүгәләү, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Кулларны ян-якка сузу, уңга (сулга) иелү, уң кулны аска төшерү, сул кулны өскә күтәрү. Куллар ян-якка җәеп, тураю, башлангыч торышка кайту (2–3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш –идәнгә утырып, аякларны аеру, кулларны билгә кую. Алга иелү, бармаклар белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар гәүдә турысында. Куш аяклап сикерү, атлау белән чиратлаштыру.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Гимнастика стенкасына үрмәләү һәм аннан төшү (2 тапкыр).

2.2. Идәнгә куелган гимнастика стенкасының таяклары аша атлап чыгу (2 тапкыр).

3. «Ат чабышы» хәрәкәтле уены.

Малайлар алып килгәннәр

Иң җитез юртакларны.

Кем беренче килер икән?

Бик тырыша атлары.

Берничә бала, уенчык ат башы беркетелгән таякларга атланып, старт сызыгына тезеләләр. Хөкемдар сигнал биргәч, алар алдан билгеләнгән дистанция буенча йөгерә башлыйлар. Финишка иң алдан килгән «атка» һәм иң соңгы килгәненә истәлекле бүләкләр тапшырыла.

4. Ә син беләсеңме?

Әңгәмә: «Гәүдә торышының дөрес булуы – сәламәтлек нигезе»

Тәрбияче гәүдә торышы дөрес булырга тиешлеге турында мәгълүмат бирә. Йөргәндә, өстәл артында утырганда арканы туры тоту кирәклеге турында аңлата.

III. Йомгаклау өлеше.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.