1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: яшьтәшләре белән дусларча мөнәсәбәт саклый, җыештыруда инициатива күрсәтә белүләрен формалаштыру.
Белем бирү бурычы: балаларның йөрү һәм колоннада берәрләп йөгерү күнекмәләрен камилләштерү. Сикергәндә ике аяк белән идәннән (җирдән) кискен рәвештә этәрелергә һәм җайлап төшергә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Берәр төрле «күрсәткеч» кулланып (шакмаклар, кеглиләр һ.б.), шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче бубенга сугып яки музыка ярдәмендә сигнал биргәч, йөгерүгә күчү. Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә параллель кую, кулларны аста тоту. Кулларны яннан өскә күтәрү, кул чабу. Кулларны төшерү. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Уңга борылган килеш уң кулны янга сузу. Башлангыч торышка кайту. Икенче якка да шул ук эшләнә (3 әр тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны аска төшерү. Чүгәләгән килеш кулларны алга сузып кул чабу һәм торып басу. Башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, кулларны арка артына кую. Кулларны ян-якка күтәргән килеш алга иелү һәм аяк очлары арасында идәнгә кагылу. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, кулларны билгә кую. Бер урында йөрү белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Кулларны билгә куйган хәлдә, темпны үзгәртә-үзгәртә, шнур буенча йөрү;
2.2. Уң һәм сул якка борыла-борыла, бер урында куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
3. «Үзеңә пар тап» хәрәкәтле уены.
Уен өчен уйнаучылар санынча кызыл һәм зәңгәр флаглар кирәк. Һәр балага бер флаг бирелә. Тәрбияче сигналы буенча (мәсәлән, бубенга сугу һ.б.), балалар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгереп китәләр. Икенче сигналга (мәсәлән, «кайтыгыз» сүзенә) бер төстәге флаглы балалар парлашып баса. Уенда катнашучы балалар саны так булырга тиеш. Бер бала парсыз кала. Балалар аңа: «Фәрит (Алсу), аптырап калма. Үзеңә иптәш сайла», – диләр. Шушы сүзләрдән соң тәрбияче тагын сигнал бирә һәм уен кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.