I. Кереш өлеш.

Куллар һәм аяклар хәрәкәтен үзара яраклаштырып, иркен хәрәкәт иттереп йөгерү.Төрле юнәлештә йөрү һәм йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Урындыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны ян-якта тоту. Кулларны өскә күтәрү һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп, урындык алдына басу, кулларны ян-якка кую. Урындыкка утырып, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – урындыкка утырып, кулларны аска төшерү. Алга таба иелү, кулларны табан астына тидерү. Башлангыч торышка әйләнеп кайту (4 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – урындык артына тотынып, урындыкның артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) (4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – урындык янында басып тору, кулларны аста тоту. Урындык тирәсендә куш аяклап сикерү һәм йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Тәрбияченең бала куллары биеклегендәге учына кадәр сикерү;

2.2. Дуга аша каршыда торган флагчыкка кадәр дүрт аякланып шуышып бару. Уенчыкны кулга алу, тураеп басу;

2.3. 50–100 м ераклыкта утырып, бер-береңә туп тәгәрәтү.

«Тупны тәгәрәт» хәрәкәтле уены.

Балаларга төрле төстәге кечкенә туплар (диаметры 6–8 см) бирелә. Тәрбияче балаларга тупларны урындыкта утырып торган курчак янына кадәр тәгәрәтеп барырга кирәклеген аңлата. Яхшы итеп тәгәрәтеп барган балаларны мактый, биремне үти алмаган балаларга булыша, берничә тапкыр тәгәрәтеп карарга мөмкинлек бирә. Барлык балалар да берничә тапкыр тәгәрәтеп уйнаганнан соң, тупларны кәрзингә тутыралар.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.