I. Кереш өлеш.

Йөрү. Этешмичә, тәрбияче артыннан йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Флагчыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Флагчыкларны күрсәт!»

Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, флагчыклар тоткан куллар аста. Кулларны өскә күтәрү, флагчыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Флагчыкларны куегыз!»

Башлангыч торыш – аякларны бергә куеп басып тору, флагчыклар тоткан кулларны алга сузу. Чүгәләп, флагчыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, флагчыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Флагчыкларны яшерегез!»

Башлангыч торыш – аяклар бергә, флагчыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, флагчыкларны артка, идәнгә кую. Чүгәләп, флагчыкларны алырга, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Тартылыгыз!»

Башлангыч торыш – идәнгә утыру. Аякларны туры куеп, флагчыклар тоткан кулларны ян-якта тоту. Алга иелү, флагчыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикерү»

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып, флагчыклар тоткан кулларны өстә тоту. Йөрү белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Урында куш аяклап сикерү (10–15 тапкыр);

2.2. Билгеләнгән ераклыкка (3–4 м кадәр) корсакка ятып шуышу;

2.3. Тупны авыш тактадан тәгәрәтү.

«Кояшкай» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:

Кояшкай, кояшкай!

Безгә син елмай.

Бик рәхәт син булганда,

Яратабыз уйнарга.

Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.